news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхина яңа романын Идел буе немецлары язмышына багышлаган

Гүзәл Яхина – Мәскәүдә туып үскән Казан язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Большая премия” лауреаты.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гүзәл Яхинаның яңа романы «Дети мои» дип атала һәм ул Идел буе немецлары тормышына багышлана. Моңарчы Казанда туып үскән һәм Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы яңа романы турында мәгълүмат бирми иде.

Гүзәл Яхина бүген «Тоталь диктант» мәдәни акциясе буенча ТАССта уздырылган матбугат конференциясендә яңа романы турында да әйтеп узган. Әлеге матбугат чарасында Гүзәл Яхина 2018 елда язылачак диктант тексты авторы буларак катнашкан. “14 апрельдә булачак диктантка минем яңа романымнан өч өзек керә. Әлеге романым Идел буе немецларына багышлана һәм Идел буендагы немец автономиясенең 2016 елдан башлап 1938 елга кадәрге язмышы турында сөйли”, - дип аңлатып узган язучы.

Мәгълүмат өчен. Гүзәл Яхина – Мәскәүдә туып үскән Казан язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Большая премия” лауреаты. Аның «Зөләйха күзләрен ача» романы егермеләп телгә тәрҗемә ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100