news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхина Уфага “Зөләйха күзләрен ача” спектакленә килергә җыена

Танылган роман авторы спектакль турында фикерләр белән кызыксынуын җиткергән.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Гүзәл Яхина Уфага “Зөләйха күзләрен ача” спектакленә килергә җыена. Ул спектакль турында фикерләр белән кызыксынуын җиткергән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Танылган роман авторы Уфага февральдә киләчәген җиткергән. Язучы графигы бер ай алдан төзелә.

Исегезгә төшерәбез: Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” дебют китабында ХХ гасырның 30нчы елларында кулак итеп сөрелгән татар хатын-кызы язмышы сурәтләнә. Роман 20 телгә тәрҗемә ителгән. Әсәрнең театраль язмышы башкорт сәхнәсендә башланып китте. Аны М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры сәхнәләштереп, узган атнада спектакльнең премьерасы узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100