news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхина Уфада яшәүче ветеран Әхмәт Мингазетдиновка китабын бүләк иткән

Ветеран бер ел элек "Зөләйха күзләрен ача" романын укып, язучыга хат язган булган.

 (Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Уфаның Милли китапханәсе директоры Айгөл Моратова Бөек Ватан сугышы ветераны 93 яшьлек Әсхәт Мингазетдиновка язучы Гүзәл Яхина исеменнән “Зөләйха күзләрен ача” романының аудио китабын бүләк иткән. Бу хакта Уфа хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күптән түгел Башкортстанга килеп киткән Гүзәл Яхина Әсхәт абыйга шушы китабын тапшырырга үтенгән. Ветеран бер ел элек бу романны укып, язучыга хат язган булган, анда ул үзенең гаиләсе язмышы турында сөйләгән, әбисенең тормышы да китап герое Зөләйханыкына охшавын әйткән.

Әхмәт абый 30 нчы елларда, әле ул чакта 6 яшьлек малай, гаиләсе белән Себергә сөрелгән. Юлда аның энесе үлә. Гаилә Красноярскига барып төпләнә. Сугыш башланганчы Әсхәт шунда яши. Мәскәү хәрби-инженер училищесын тәмамлагач гамәлдәге армиягә җибәрелә. Уфадан булган полкташы белән алар сугыштан соң Башкортстанга кайтып яшәргә сүз куеша. Ләкин дусты сугышта һәлак була, ә ул вәгъдәсен үтәп Уфага кайта.

Сугыштан соң медицина университетында укыта. Әдәбият белән кызыксына. Әхмәт абый 70 тән артык фәнни китап авторы. Үзләренең нәселе тарихын өйрәнә. Аны ул әти-әнисе алдында бурычын үтәү, аларның бәхиллеген алу өчен яздым дип әйтә. Ветеран үз китабын Милли китапханәгә дә бүләк иткән. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100