news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхина телләргә кагылышлы сорауга җавап бирүдән баш тартты

Язучы кичәдә иҗаты турында гына сөйләүне үтенде.

Гүзәл Яхина телләргә кагылышлы сорауга җавап бирүдән баш тартты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Язучы Гүзәл Яхина “Дети мои” (“Балаларым минем”) романын тәкъдим итү кичәсендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе биргән телләргә кагылышлы сорауларга җавап бирүдән баш тартты.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе язучы Гүзәл Яхинадан “туган тел ата-ана иреге белән укытылырга тиешме яисә мәҗбүриме” соравы белән мөрәҗәгать итте, аның бу канунга карата карашын сорады. Әмма Гүзәл Яхина җавап бирергә баш тартты: “Телләр мәсьәләсенә кагылышлы бернинди комментарий да бирә алмыйм, фәкать үземнең яңа романым буенча гына сөйли алам. Бу турыда бөтенләй берни дә әйтмим”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100