news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Яхина "Мәскәү - Татарстан күпере" яшьләр форумында чыгыш ясаячак

II Халыкара яшьләр форумы - Мәскәүдә яшәүче Татарстан һәм татар яшьләренә танылган якташлары белән очрашу мөмкинлеге.

 (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). 19 ноябрьдә Мәскәүдә “Мәскәү – Татарстан күпере” II Халыкара яшьләр форумы узачак. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Бу форум - Мәскәүдә яшәүче Татарстан һәм татар яшьләренә танылган якташлары белән очрашу мөмкинлеге. Кичәгә Россиянең элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоровны, Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллинны, Россия сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Гөлназ Кадыйрованы, Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Талия Хәбриеваны, актер Марат Бәшәровны һәм башка затларны көтәләр.

“Зөләйха күзләрен ача” романы өчен “Большая книга” әдәби премиясе белән бүләкләнгән Гүзәл Яхина да чыгыш ясаячак. Аның бу китабы быел 16 телгә тәрҗемә ителер дип көтелә.

Шулай ук программада Татарстан турында фильм күрсәтү, Мәскәүнең яшь артистлары катнашында концерт бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot