news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Яхина “Әдәбият” номинациясендә “Россиядә эшләнгән” премиясенә лаек булды

Казанда туган язучы статуэтканы “Зөләйха күзләрен ача” бестселлерыннан соң язган “Балаларым минем” романы өчен алган.

Гүзәл Яхина “Әдәбият” номинациясендә “Россиядә эшләнгән” премиясенә лаек булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Язучы Гүзәл Яхина “Әдәбият” номинациясендә “Россиядә эшләнгән”  ("Сделано в России-2018") премиясе җиңүчесе булды. Хәбәр премия бәйгесен оештыручы “Сноб” проекты порталында басылып чыкты.

“Гүзәл Яхина “Әдәбият” номинациясендә “Балаларым минем” (“Дети мои”) романы белән җиңү яулады”,- диелгән хәбәрдә.

Премия тапшыру тантанасыннан фотографияләрне Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман  инстаграмдагы сәхифәсендә урнаштырды. Ул “Россиядә эшләнгән” премиясен  "Зур ил” номинациясендә алды. 

“Россиядә эшләнгән” проектында 7 премиянең икесе Татарстанга кайта. ”Без Гүзәл белән бер-беребезгә тавыш бирдек һәм сезнең белән барыбыз бергә – Республика өчен”, - дип язган Фишман Яхина белән төшкән уртак рәсем астына.

Гүзәл Яхина бу бәйгедә Мария Степанова (“Памяти памяти” китабы), Андрей Хлобыстин (“Шизореволюция: очерки петербургской культуры второй половины ХХ века”) һәм Дмитрий Глуховский (“Текст”романы) белән беррәттән ярышкан.

  • Гүзәл Яхина 2015 елда бестселлер булган “Зөләйха күзләрен ача” романы белән танылды. “Балаларым минем” авторның икенче китабы. Язучы анда 1920 — 1930 елларда СССРда Идел буенда яшәгән немец Якоб Бах тарихын бәян иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot