news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхина Башдрамтеатрының «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен югары бәяләде

Спектакль тәмамлангач, бестселлер авторы Гүзәл Яхина актерлар белән бергә сәхнәгә баш ияргә чыкты.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Гүзәл Яхина Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының режиссеры Айрат Әбүшахманов куйган «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен югары бәяләде. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабының Инстаграм битендә хәбәр ителә. 

Спектакль тәмамлангач, бестселлер авторы Гүзәл Яхина актерлар белән бергә сәхнәгә баш ияргә чыкты. Тамашачы авторны һәм актерларны аягүрә басып алкышлады.

"Спектакль бик шәп килеп чыкты! Мин беренче чиратта бу эшне башлап җибәргән Айратка һәм барлык актерларга да рәхмәтлемен. Мин язган вакытта, мондый спектакль барлыкка киләчәген күз алдына да китерә алмадым. Миңа калса, спектакль буларак «Зөләйха» туды", - диде язучы.⠀

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100