Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гүзәл Яхина Бөтенказан диктантының текстын укыячак
«Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале кысаларында Гүзәл Яхина үзенең «Деревянная Казань» дигән әсәреннән өзек укыячак.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 14 сентябрьдә «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале кысаларында «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхина катнашында «Яз, Казан!» беренче Бөтенказан диктанты узачак. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гүзәл Яхина үзенең «Деревянная Казань» дигән әсәреннән өзек укыячак. Текстларны филология фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Мария Голованивская, шулай ук «Аксенов-фест»та катнашучылар тикшерәчәк. Җиңүчеләрне фестивальнең соңгы көнендә – Казан ратушасында бүләкләячәкләр.
Диктантны Василий Аксеновның музей-йортында, Ленин исемендәге Мәдәният-ял комплексында, Казан федераль университетында,Үзәк шәһәр китапханәсендә, Аксенов скверында, Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында, «Московский» Мәдәният һәм спорт үзәгендә, Константин Хабенскийның арт-резиденциясендә, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә һәм «Хәзинә» галереясында язачаклар. Гүзәл Яхина үз әсәреннән өзекне Казан федераль университеты мәйданчыгында укыячак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Диктантта катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз