news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхина Андрей Кузьминга үз романы буенча төшерелгән сериал хакында сөйләде

Мини-сериал 8 сериядән торачак, аны 2019 елның көзендә «Россия» телеканалында күрсәтәчәкләр.

Гүзәл Яхина Андрей Кузьминга үз романы буенча төшерелгән сериал хакында сөйләде
Султан Исхаков

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Язучы Гүзәл Яхина «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча төшерелгән сериалда Казанның ничек күренәчәге турында хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Без фильмда Казанны күрәчәкбез. Мисал өчен, 1918 елда шәһәрне алган вакыттагы атышуларны сурәтләгән кадрларны», - диде «Зөләйха күзләрен ача» романының авторы Гүзәл Яхина.

Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр үз шәһәрләрен экранда күрергә ияләнсә дә, казанлылар өчен бу гадәти әйбер түгел, дип искәртте язучы.

Гүзәл Яхина әле монтажның режиссер версиясен генә күргән, анда спецэффектлар юк. Мини-сериал 8 сериядән торачак, аны 2019 елның көзендә «Россия» телеканалында күрсәтәчәкләр. Сериалның режиссеры - Егор Анашкин.

Язучы Гүзәл Яхина белән интервью sntat.ru сайтында иртәгә, 14 сентябрьдә дөнья күрәчәк. Видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин.

Тамашачылар әңгәмәнең телевизион версиясен «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100