news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова: Татар калфагы - Казан ханлыгы алыну символы

Сәнгать фәннәре докторы фикеренчә, калфак - нигезе югалу сәбәпле, формасын югалткан такыя.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар калфагы Казан ханлыгы алынганнан соң, каты нигезе алынган такыядан барлыкка килгән баш киеме – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова “Татарларның милли костюмы: төрки һәм мөселман традицияләренең үзара бәйләнеше” дип аталган лекциясендә шушы фикерне әйтте.

Мисал итеп ул Сөембикәнең баш киеменә игътибар итәргә чакыра.

“Рәсемдә Сөембикә башында конус формасындагы очлы биек баш киеме – такыя күрәбез. Бу - төрки чыгышлы баш киеме. Ул, мәсәлән, төрки халык казахларда да бар. Астына киез куеп тегелгән баш киеме, ныклы нигезе булгач, формасын саклаган", - дип сөйләде ул.

Казан ханлыгы алынгач, татарның аксөякләре калмаган - морзалар чукындырылган, чукынмаганы җирсез калган. Шуның символы буларак, хатын-кызның баш киеме үзгәреш кичерә. Такыяны конус формасында тотып торучы нигезе алына һәм ул формасын югалта, салынып төшә. Сүз уңаеннан, калфакның мондый формасы турында мәгълүмат җырларда да саклана: "кыңгыр салган калфагы". 

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова баш киеменең үзгәреш кичерүен Казан ханлыгы алыну символы булган дип белдерде. Ул татарларның ныклы нигезе юк дигәнне аңлаткан, ди галимә: "Калфак татарларның тарихтагы яңа хәлен, тоткан урынын күрсәткән”.

Лекция КФУның Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оешкан “Исламика” лекториендә үтте.

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100