news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелгән

Җырчы бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итә.

Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелгән
архив/Салават Камалетдинов
(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Җырчы Гүзәл Уразова Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.
 
"Миңа Татарстанның халык артисты исеме бирелүе хакында документка Президентыбыз кул куйган. Мин инде "алдан кычкырган күкенең башы авырта" дип бу яңалыкны тантаналы рәвештә тапшырганнан соң гына язарбыз диеп уйлаган идем. Баксаң, бөтен дөнья белә икән инде", - дигән җырчы. 
 
Ул үзенең тамашачыларына, Татарстан җитәкчелегенә һәм якыннарына рәхмәтен дә җиткергән. 
 
 
  • Гүзәл Уразова 1982 елда Пермь краеның Барда авылында туган. Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институтында, Мәскәү Икътисад, статистика һәм информатика университетында, ТР Президенты каршындагы кадрлар әзерләү институтында белем алган.  
Күптән түгел Гүзәл Уразова  Мәскәүнең Кремль концертлар залында иҗади эшчәнлегенә 15 еллык юбилей тамашасын тәкъдим итте. 
 
 

Дуслааааааар! Миңа Татарстанның халык артисты исеме бирелүе хакында документка Президентыбыз кул куйган. Мин инде "алдан кычкырган кәкүкнең башы авырта" дип бу яңалыкны тантаналы рәвештә тапшырганнан сон гына язырбыз диеп уйлаган идем.Баксан бөтен донья белә икән инде . Мине барлык тамашачыларым,дусларым, туганнарым, коллегаларым котлый башладылар. Шундый зур уңышка ирешергә миңа сез! - минем тугры тамашачыларым ярдәм иттегез! Чиксез рәхмәтлемен сезгәРәхмәт кадерле Әти-Әниемә. Минем терәгем, яраткан җаныма Зур рәхмәт Татарстан республикасы җитәкчелегенә! Дәрәҗәле исем безгә канат үстереп, бер илхам чыганагы булып торачак! Һәрвакыттагыча, сезнең гади Гүзәлегез. ⠀ Спасибо, всем, кто вместе со мной шёл все эти годы. За веру и любовь в нас. Всегда Ваша "просто Гузель" #гузельуразова #народныйартист #Казань #Татарстан

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

news_right_1
news_right_2
news_bot