news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Уразова: Татар җырына иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе - Илһам абый

Җырчы Илһам Шакиров белән бер чорга эләгеп, аның үзеннән үрнәк алуның үзенә зур дәрәҗә булуын әйтте.

Гүзәл Уразова: Татар җырына иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе - Илһам абый
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ” Данис Вахитов). Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Уразова татар җырына иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе Илһам Шакиров дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“2002 елда Бауман урамында “Йолдызлар аллеясын” ачканда Илһам абый белән җитәкләшеп, аңа багышланган йолдызны мин ачтым”, - диде җырчы.

Ул җырчы Илһам Шакиров белән бер чорга эләгеп, аның үзеннән үрнәк алуны зур дәрәҗә булуын әйтте. “Татар дөньясына, татар җырына иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе Илһам абый иде, безнең өчен ул үрнәк”, - ди Гүзәл Уразова.

Ул Илһам Шакировның кешелек сыйфатлары буенча да бик уңай булуын искәртте. “Илһам абый бик гади, туры сүзле, нечкә күңелле. Киңәшләрен бер вакытта да жәлләмәде”, - диде ул.

Илһам Шакиров җырчыга 30 яшь тулганда туган көненә килгән булган. “Анда әйткән сүзләре әле дә онытылмый. Урыны оҗмахта булсын”, - дип әйте Гүзәл Уразова.

news_right_1
news_right_2
news_bot