news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Уразова сайлауда катнашу һәркемнең бурычы дип саный

Әлеге минутларда "Казан Арена" стадионы янында сайлауга багышланган концерт дәвам итә.

Гүзәл Уразова сайлауда катнашу һәркемнең бурычы дип саный
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ, Алинә Айдарова). Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова сайлауда катнашу безнең бурычларыбызга керә дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә "Казан Арена" стадионы янында сайлауга багышланган концерт вакытында әйтте.  

"Татарстаныбыз көчле республикаларның берсе. Минемчә, Татарстанда яшәүче һәр кеше сайлауда катнашырга тиеш. Сайлаулар аша без Президентыбызга, депутатларыбызга стабиль һәм көчле республика төзергә ярдәм итә алабыз", - ди җырчы.

Гүзәл Уразова сүзләренчә, кеше сайлауда катнашмаска да мөмкин, ләкин бу очракта ул үзенең бурычын үтәмәгән була. Җырчы үзе дә сайлауда катнаша һәм башкаларны да моңа өнди.

Җырчының ире Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов та сайлауда катнаша. "Гаилә белән сайлауга барабыз. Мин сайлауның дөреслегенә ышанам", - ди Илдар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100