news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Уразова: Күптелле комплекста иң яхшы белем бирүче мөгаллимнәр эшли дип ышанам

Татар эстрадасы җырчысы балаларын бүген ачылган күптелле мәктәпкә укырга бирүен әйтте.

Гүзәл Уразова: Күптелле комплекста иң яхшы белем бирүче мөгаллимнәр эшли дип ышанам
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» комплексында әзерлекле укытучылар белем бирә дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә ачылыш тантанасыннан соң сөйләде.

«Балаларымның күптелле мәктәпкә укырга кергәннәре өчен шатланабыз. Күптелле мәктәптә белем бирү өч телдә — татар, рус һәм инглиз телләрендә булачак, без өчесен дә сайладык. Балаларыбызның белемле булуын телибез», — диде ул.

Гүзәл Уразова Президентка һәм Дәүләт Киңәшчесенә Татарстанда шундый мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәт әйтте. «Казаныбыз һәм республикабыз һәрвакыт беренче, алда бара. Шуңа күрә шушы беренчелекне берсенә дә бирмичә, ныклы адымнар белән алга атларга кирәк», — ди ул.

«Без укыганда мондый шартлар юк иде. Әмма, ничек дисәң дә, белемнең сыйфатлы булуы мөһим. Укытучылардан да күп нәрсә тора. Мәктәп ишекләре беренче тапкыр ачылган кебек, шушы мәктәпне дә, шушы дөньяны да үзебез өчен балалар белән бергә беренче тапкыр ачачакбыз», — дип уртаклашты җырчы.


Комплекста барлыгы 2504 бала укый ала. Комплекска 800 балага исәпләнгән Бичурин урамындагы билингваль мәктәп һәм 1224 балага исәпләнгән Бондаренко урамындагы полилингваль мәктәп кергән. Өченче сыйныфтан башлап музыка һәм хезмәт фәннәре, җиденче сыйныфтан биология, география һәм математика инглиз телендә укытылачак.

Казан — «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы төзелгән Татарстанның беренче шәһәре. 2022 елга кадәр республикада мондый алты мәктәп ачылачак. Полилингваль мәктәпләр Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә булдырылачак. Проектның төп максаты — укучыларга татар, рус, инглиз телендә белем алу мөмкинлеге тудыру, милләтара татулык рухында укыячак белем бирү комплексы моделен төзү. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/01-09-2020/mintimer-sh-ymiev-k-ptelle-kompleksta-ch-teld-gorurlanyp-ukyrga-m-mkinlekl-r-bar-5767813

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100