news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның “Язмыш авазы” тамашасы Изге Болгар тарихы темасына багышланачак

27-30 гыйнварда Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Уразова һәм җырчы Илдар Хәкимов үзенең “Гүзәл-Илдар” җыр театры белән Казанда “Язмыш авазы” исемле концерт бирәчәк

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 27-30 гыйнварда Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Уразова һәм Илһам Шакиров исемендәге Халыкара татар җырын башкаручылар бәйгесе Гран-приена ия булган Илдар Хәкимов үзенең “Гүзәл-Илдар” җыр театры белән Казанда “Язмыш авазы” исемле концерт бирәчәк. Тамаша “УНИКС”мәдәни-спорт комплексының концертлар залында узачак. Бүген җырчылар әлеге концерт программасының үзенчәлекләре белән матбугат вәкилләрен таныштырды.
Матбугат конференциясендә шулай ук театр режиссеры Аида Садеева, режиссер Искәндәр Сираҗи да катнаштылар. Очрашуны “Матбугат.ру” порталы җитәкчесе Данил Сәфәров алып барды.
Илдар Хәкимов әйтеп үткәнчә, тугызынчы сезонда аның Гүзәл белән концертлары узган елның сентябрендә башланып киткән иде. 2010 ел дәвамында коллектив Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ижау, Пермь, Төмән, Челәбе, Екатеринбург, Өфе, Самара, Ульяновск, Ырымбур, Югорск, Кузнецк, Димитровград, Көнгер, Лысьва һәм башка шәһәрләрдә 150дән артык концерт бирде.“Милләттәшләребез күпләп яшәгән барлык төбәкләрдә дә безне бик җылы, яратып, күтәренке кәеф белән каршы алдылар. Заллар шыгрым тулы халык иде”, - дип сөйләде җырчы.
Казанда тәкъдим ителәчәк концерт программасы бик үзенчәлекле. Ул изге Болгар җире тарихы темасын колачлый. Әлеге теманы режиссер Аида Садеева тәкъдим итә. “Мин бу тема өстендә ике ел элек эшли башладым. Идеяне тормышка ашыруга Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев башлап җибәргән “Яңарыш” проекты этәргеч булды. Безнең максат халыкка матур җырларны җиткерү белән бергә, борынгы бабаларыбыз булган болгарларның мәдәнияте белән дә таныштыру иде”, - диде ул. Аның сүзләрен куәтләп, Гүзәл Уразова: “Без ул теманың актуальлеген күреп, аны күтәреп алдык”, - дип ассызыклады.
Шунысы үзенчәлекле: концерт тере алып баручылардан башка үтәчәк. Җырлар видеосюжетлар белән үрелеп барачак. Җырларга клипларны, видеоязмаларны Искәндәр Сираҗи төшерә. “Узган ел Гүзәл белән Илдарның бер концертыннан соң без китап язу проекты өстендә эш башлап җибәрү турында килештек. Шунда ук җитди программа белән чыгарга кирәк дигән тәкъдим дә яңгырады. Мин 8 җырга клип төшердем. Клипларда тарихи сюжетлар һәм бүгенге заман күренешләре урын алды”. Әйтәләр бит: “тарих киләчәк өчен яши, ә киләчәк үткәнне сагынып яши. Менә безнең концертта да үткән белән киләчәк үрелеп бара. Видеоязмаларда Биектау районындагы Иске Казан кальгасы, “Туган авыл” комплексы күренешләре кулланылды. Гомумән алганда, “Язмыш авазы” – тарих кына түгел, монда романтика, мәхәббәт хисләре чагыла. Программа сюжетында еш кулланыла торган “көмеш беләзек” тә традицияләребезгә тугрылык саклау билгесе булып күрсәтелә”, - дип сөйләде ул.
Киләчәккә планнар турында әйткәндә, Гүзәл Уразова, унынчы сезонның юбилей сезоны булуын искәртеп үтте. Концертлар узган елларда яңгыраган иң матур җырларга нигезләнәчәк. Җырчының тагын бер хыялы бар: балалар белән эшләү, аерым алганда, балалар вокал студиясен оештыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100