news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов Кремль сәхнәсендә концерт куячак

Бүген артистлар Россия эстрадасы йолдызлары Витас, Динә Гарипова, Согдиана белән репетицияләр үткәрә һәм уртак дуэтларын яздыралар.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 30 мартта Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның иҗади эшчәнлекләренең 15 еллыгына багышланган юбилей концертлары узачак. Бу турыда Мәскәү татарлары Штабы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген артистлар Россия эстрадасы йолдызлары Витас, Динә Гарипова, Согдиана һ.б. белән репетицияләр үткәрә һәм уртак дуэтларын яздыралар.

Алла Духованың бөтен дөньяга танылган «Тодес» балеты Гүзәл Уразова белән шәхси номерлар әзерли. Артистларның юбилей тамашасында Дагыстанның «Лезгинка» Дәүләт академия бию ансамбле виртуоз һәм дәртләндергеч биюләрен тәкъдим итәчәк.

Юбилярларны котларга Татарстанның һәм Башкортстанның танылган артистлары Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова киләчәк. Тамашачыларны барабан тамашасы һәм башка сюрпризлар көтә. Бу популяр дуэтның программасында хитка әйләнгән иң яхшы җырлары яңгыраячак.

Программа һәм тамашаны эшләүдә иң оста тавыш һәм ут куючыларны да кертеп 200дән артык кеше катнаша.

Юбилей концертын Максим Шәрәфетдинов («Беренче канал»), Лилия Гильдеева («НТВ») һәм Гөлназ Сәфәрова («ТатМуз-ТВ») алып барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot