news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина: Яшел Үзәндә бурычлары өчен балаларны гаиләдән алу фактлары ачыкланмады

Удачина сүзләренчә, гаилә законы нормалары нигезендә баланы гаиләдән аның тормышына куркыныч янаганда гына алырга мөмкин.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә торак-коммуналь хуҗалыгы бурычлары өчен балаларны алу фактлары ачыкланмады, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.

«Мин бүген торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен счетлары түләнмәгән гаиләләрдән балаларны алу турындагы мәгълүматны тикшерү өчен Яшел Үзәндә булдым. Торак-коммуналь хуҗалыгы бурычлары өчен балаларны алу фактлары ачыкланмады», – дип аңлатты ул.

Удачина сүзләренчә, гамәлдәге федераль гаилә законы нормалары нигезендә ата-аналардан балаларны алар тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч янаганда гына алырга мөмкин. Андый вәкаләтләр опека һәм попечительлек органнарына бирелгән.

«Коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычлар балалар тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Александр Тыгинның аппарат киңәшмәсе протоколында энергия өчен түләүдә бурычлары булганнарның балигъ булмаган балаларын алуны оештыру йөкләмәсе корректлы түгел һәм ул закон нигезендә эшләнмәгән. Яшел Үзәндәге вазгыять минем контрольгә алынды», – дип белдерде Гүзәл Удачина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100