news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина: Татарстанда бала хокукларын үтәмәүгә бәйле шикаятьләр саны артты

Республикада яшәүчеләр балаларның торак белән бәйле хокуклары бозылу һәм аларга алиментлар түләмәүгә зарлана.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бер ел эчендә Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына 1700гә якын мөрәҗәгать килә. Әле ел тәмамланмаса да, республикада бала хокуклары бозылуга бәйле шикаятьләр саны сизелерлек артты, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы балалар омбудсмены Гүзәл Удачина.

«Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына килгән мөрәҗәгатьләрнең яртысын шикаятьләр тәшкил итә. Беренче урында – балаларның торак һәм милеккә бәйле хокуклары бозылуга бәйле шикаятьләр. Шулай ук аерылышкан вакытта баланың кем белән калачагын хәл итә алмаган әти-әниләрдән дә шикаятьләр күп килә», - дип ачыклык кертте Гүзәл Удачина.

Республикада яшәүчеләр балаларның белем һәм медицина ярдәме алуга хокуклары бозылуга да еш зарлана. Татарстанда балигъ булмаганнарның хокукларын яклау белән шөгыльләнә торган 20 федераль һәм республика оешмасы һәм ведомствосы исәпләнә, дип өстәде Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100