news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина: Шикәр авыруы - баланы балалар бакчасыннан чыгаруга сәбәп түгел

Һәр бала, сәламәтлеге белән нинди дә булса проблемалар булуга карамастан, мәктәпкәчә белем алу хокукына ия.

Гүзәл Удачина: Шикәр авыруы - баланы балалар бакчасыннан чыгаруга сәбәп түгел
архив/Султан Исхаков

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Шикәр авыруы - баланы балалар бакчасыннан төшереп калдыру өчен сәбәп түгел. Шулай итеп «Татар-информ»га диабет авырулы баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән чыгару очрагына Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина аңлатма бирде.

«Балалар, сәламәтлеккә бәйле нинди дә булса проблемалар булуына, нинди дә булса диагнозлар куелуга карамастан, балалар учреждениесенә йөрүгә медицина ягыннан каршылык булмаган очракта мәктәпкәчә белем алу хокукына ия», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Закон нигезендә һәр бала мәктәпкәчә белем белән тәэмин ителергә тиеш. Балалар бакчасында урын булмау гына баш тартуга нигез була ала. Аның сүзләренә караганда, баланы бакчадан чыгару - мондый очрак түгел. Хәзер әлеге вәзгыятьне өйрәнү белән шөгыльләнәләр.

«Без бу хәлне ачыклау белән шөгыльләнәбез. Хәзер без тиешле тикшерүләр үткәрәбез. Аннары тиешле нәтиҗә ясаячакбыз. Баланың әти-әнисе һәм хакимият белән очрашу билгеләнгән. Кирәкле барлык документлар соратып алынды. Безнең алда торган төп бурыч - бала бакча бусагасын атлап кереп, белем ала башлау», - дип аңлатты Татарстан балалар омбудсмены.

Һәр балалар бакчасында төрле балалар өчен, шул исәптән нинди дә булса авыру яки тайпылышлар булганнары өчен дә шартлар тудырылырга тиеш, дип өстәде ул.

«Татар-информ» элек Татарстан прокуратурасының диабет авырулы баланы балалар бакчасыннан чыгару турындагы мәгълүматны тикшерү башланганлыгын хәбәр иткән иде. Бу вакыйга республиканың Югары Ослан районында булды. Бала ай ярым балалар бакчасына йөри, шуннан соң учреждение мөдире аны шикәр диабеты белән авыруы аркасында бакчадан чыгара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100