news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина прививка ясатырга өндәүдә дин әһелләрен җәлеп итү кирәклеген әйтте

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ата-аналар арасында аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк, дип саный.

Гүзәл Удачина прививка ясатырга өндәүдә дин әһелләрен җәлеп итү кирәклеген әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Йогышлы авыруларга каршы вакцинациядән, туберкулез буенча тикшерүләрдән баш тартучылар булмасын өчен, дин әһелләрен актив җәлеп итү зарур. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул фикерен әйтте.

Гүзәл Удачина сүзләренчә, балага прививка яки Манту пробасын ясату-ясатмау – ата-ана хокукында. Гаилә кодексы нигезендә, ата-аналарга балаларның сәламәтлеген саклауны кайгырту бурычы йөкләнгән. “Бик авыр чирләрдән прививка белән саклану мөмкинлегеннән баш тартуны бит җитди сәбәпләр булса гына аңларга мөмкиндер. Бәлки, кайсыдыр яшьтә балага прививка ясату ярамаска да мөмкин, ләкин без, нигездә, ике мотивация белән очрашабыз. Ата-аналар интернеттан, башка чыганаклардан негатив мәгълүмат ишетеп, куркып калган булырга мөмкин. Узган елда, мәсәлән, ата-аналарга аңлату эшләре җитәрлек түгел иде, дигән мәгълүмат булды. Хәзер гриппка каршы вакцинация башлана. Белем бирү оешмалары аңлату эшләренә йөз тотарга тиеш. Балага гриппка каршы прививка ясату яки риза булмау буенча бланклар өләшү генә җитми”, - диде балалар омбусдмены.

Педиатр белән квалификацияле сөйләшү барышында, ата-аналар прививканың әһәмияте турында тулы мәгълүмат алырга тиеш, диде Удачина.

Гүзәл Удачина ата-аналарның вакцинациядән дини карашлары буенча да баш тартуын искә төшерде. “Кире кагучылар арасында мөселман дине вәкилләре күбрәк. Без ислам һәм православие дин әһелләре белән сөйләшкән идек. Бу темага Иҗтимагый палатада түгәрәк өстәл дә узган иде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле, вакцинопрофилактикадан баш тарту өчен бернинди дини нигезләмә юк, дип әйтте. Гыйбадәт кылырга килүчеләр арасында аңлату эшләре уздыруга дин әһелләрен актив җәлеп итү зарур”, - дип әйтте Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100