news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина: Потенциаль опекуннарга психологик экспертиза үткәрү мәҗбүри булырга тиеш

Балалар омбудсмены Россия Мәгариф министрлыгының уллыкка алу һәм опека кагыйдәләрен катгыйландыру турындагы закон проектына аңлатма бирде.

Гүзәл Удачина: Потенциаль опекуннарга психологик экспертиза үткәрү мәҗбүри булырга тиеш
архив/Султан Исхаков

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ", Динара Прокопьева). Потенциаль опекуннарга психологик экспертиза үткәрү мәҗбүри булырга тиеш, дип саный Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина. Ул Россия Мәгариф министрлыгының уллыкка алу һәм опека кагыйдәләрен катгыйландыру турындагы закон проектын шулай шәрехләде.

"Тәрбиягә бала алучы ата-аналар иң элек психологик экспертиза үтәргә тиеш. Бүгенге көндә федераль законда да, республика канунында да мондый мәҗбүри таләп юк, субъект исә кандидатларга өстәмә таләпләр куя алмый", - диде Татарстанның балалар омбудсмены.

"Әгәр торак, эш урыны белән тәэмин ителү, хөкемгә тартылмау, билгеле бер авыруларның булмавына бәйле формаль таләпләр үтәлгән икән, опека органнарының мондый кешеләргә тәрбиягә бала алырга рөхсәт итмәс өчен бернинди юридик нигезе дә юк. Бүген андый кеше опекунлыкка дәгъва кыла ала", - диде Удачина.

РФ Мәгариф министрлыгының закон проекты потенциаль опекуннарга, шулай ук аларның гаиләсендә даими яшәүче балигълык яшенә җиткән эшкә сәләтле затларга мәҗбүри психологик экспертиза үткәрергә тәкъдим итә. Әлеге канун 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100