news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина мәктәптә укучы-укытучы низагын хәл итү чаралары булдырырга кирәклеген әйтте

"Укучы-укытучы" низагларын хәл итүгә юнәлдерелгән дуслаштыру хезмәтләрен арттыру кирәк", - диде бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Гүзәл Удачина мәктәптә укучы-укытучы низагын хәл итү чаралары булдырырга кирәклеген әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина фикеренчә, мәктәпләрдә чыккан низагларны хәл итү өчен системалы чаралар кирәк. Бу хакта ул бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында сөйләде.

Аның әйтүенчә, 2018 елда мондый шикаятьләр мәгариф мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрнең биштән берен тәшкил иткән. "Хәзер инде бу сирәк очраклар гына булмаганга, низагларны кисәтү буенча системалы карарлар кирәк дип саныйбыз", - ди Удачина.

Ул бу проблеманы хәл итүнең төрле юлларын тәкъдим итте.

Шулар арасында: белем бирү оешмалары эшен бәяләү критерийларына ата-аналарның мәктәп эшенә карата нигезле шикаятьләре белән бәйле күрсәткеч кертү; мәктәпләрдә низагларны хәл итүнең бертөрле регламентын эшләү; "укучы-укытучы" низагларын хәл итүче дуслаштыру хезмәтләрен киңәйтү; белем бирү оешмалары каршында уку процессында чыккан ызгышларны җайлау комиссияләре булдыру. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100