news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина: Мәктәпләрдә унынчы сыйныфлар җитәрлек булуын кайгыртырга кирәк

Былтыр ата-аналардан күпчелек шикаятьләр беренче һәм унынчы сыйныфларга кабул итү белән бәйле булган.

Гүзәл Удачина: Мәктәпләрдә унынчы сыйныфлар җитәрлек булуын кайгыртырга кирәк
архив/Султан Исхаков

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәктәпләрдә унынчы сыйныфлар җитәрлек булуын кайгыртырга кирәк. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина узган елгы эшчәнлегенә хисап чыгышында шулай дип белдерде.

Ул урта гомуми белем Россиядә бушлай булуын искәртте. «Мәгариф һәм фән министлыгына, муниципаль берәмлек башлыклары белән берлектә, ел саен унынчы сыйныфлар җитәрлек булуын кайгыртырга кирәк. Профильле юнәлештә генә түгел, универсаль сыйныфлар да», — диде.

Гүзәл Удачина узган елда ата-аналардан килгән күпчелек шикаятьләр беренче һәм унынчы сыйныфларга кабул итү белән бәйле булганын әйтте. Беренче сыйныфка кабул итү белән бәйле күпчелек сораулар хәл ителгәнен билгеләп узды. «Мондый фактларны киметү өчен, беренче сыйныфка кабул итү тәртибен көйләү буенча өстәмә чаралар кирәк. Шул исәптән, республика күләмендә баланы беренче сыйныфка кертү турында ата-аналарның электрон гариза бирүен оештыру мөһим», — диде ул.

Гүзәл Удачина 9,10 сыйныфларга кабул итү мәсьәләсе дә актуаль булуын искәртте. «Кайбер мәктәп администрацияләрендә эшчәнлек закон таләпләренә туры килмәве ачыкланды, алар балаларны унынчы сыйныфка алу мәсьәләсендә законсыз кире кагырлык шартлар тудырган. Барлык мөрәҗәгатьләр уңай хәл ителде», — диде.

Ата-аналардан мәгариф өлкәсе белән бәйле һәр бишенче мөрәҗәгать мәктәпләрдә конфликтлы хәлләргә кагылышлы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100