Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гүзәл Удачина Казанда яшүсмерне кыйнау очрагы турында: Мондый хәлгә юл куярга ярамый
5 апрельдә Ваһапов урамындагы 15нче йорт ишегалдында 17 яшьлек яшүсмерне яшьтәшләре кыйнаган.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина «Татар-информ» агентлыгына Казанда бер төркем яшьтәшләрнең яшүсмерне кыйнау очрагын шәрехләде.
«Әлбәттә, юл куярга ярамый. Алай булырга тиеш түгел – башка фикерләр булырга да мөмкин түгел. Җинаять эше кузгату кысаларында хокук саклау органнары һәм прокуратура тарафыннан турыдан-туры сәбәпләр өйрәнелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык сәбәпләр ачыкланыр дип уйлыйм», – диде агентлыкка Гүзәл Удачина.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үзе тикшерү үткәрүен һәм әлегә нинди дә булса нәтиҗәләр ясарга иртәрәк булуын әйтте.
«Килеп туган хәлнең чын сәбәпләрен аңлау өчен, хәлне хокук саклау органнары белән бергә өйрәнергә кирәк. Мондый төрдәге хәлләрне булдырмаска системалы характердагы профилактик чараларны эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен кирәк», - дип аңлатты Гүзәл Удачина.
Әлеге факт буенча «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача дәрәҗәдә зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Полицейскийлар кыйнауда катнашучыларның барысын да ачыклаган, хәзер тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз