news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина Әгерҗе районы хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте

Делегация үз эшен Красный бордагы “Наз“ приюты белән танышудан башлады.

(Әгерҗе, 21 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе районына эшлекле визит белән ТРда балалар хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл Удачина җитәкчелегендә делегация һәм ТР хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде, дип яза җирле басма.


Гүзәл Удачина җитәкчелегендәге делегация составында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома бар иде.

Делегация үз эшен Красный бордагы “Наз“ приюты белән танышудан башлады. Бүген биредә вакытлыча 30 бала яши. Казан вәкилләре аларның яшәү шартлары белән таныштылар, шәхси документларын тикшерделәр. Соңыннан район хакимияте бинасында уздырылган киңәйтелгән утырышта “Наз“ приюты хакында Гүзәл Удачина: “Приютта үз эшләренә бик тә җаваплы педагоглар эшләгәнлеге аның территориясенә аяк басуга ук тоемлана. Гөлчәчәк Рамазановна җитәкчелегендәге коллективка зур рәхмәт. Алга таба да эшегездә уңышлар юлдаш булсын“, – дигән фикерен җиткерде.

Делегация шулай ук Красный борда урнашкан “Алмалы“ лагеренда да булды.

–Республика программасы буенча төзекләндерелгән лагерь бөтенләй башка төсмер алган. Биредә балалар ялы өчен шартлар күпкә яхшырган, – дип билгеләп үтте Гүзәл Удачина.

Ул шулай ук кимчелекләргә дә тукталды һәм балаларның ял итү шартларын тагын да яхшырту буенча үзенең киңәшләрен җиткерде.

Район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, балаларга белем һәм тәрбия бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре катнашында районның балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында социаль яктан куркыныч тудыручы гаиләләрне ачыклау буенча җитди сөйләшү булды.

–Әгәр балалы гаиләдә тискәре үзгәрешләр тоясыз икән, шунда ук сигнал картасы тутырырга кирәк. Сигнал картасы, исеме җисеменә тәңгәл булып, әлеге гаиләгә игътибар итәргә кирәклегенә хәбәр булып торырга тиеш. Бу тәрбиячеләргә дә, укытучыларга да, медицина хезмәткәрләренә дә, авыл башлыкларына да кагыла. Гаиләдә тәртип какшаганлыгы никадәр иртәрәк ачыкланса, аны дөрес юлга бастыру, иң мөһиме, баланы гаиләдә саклап калу шуның кадәр җиңелрәк булачак, – диде Гүзәл Удачина.
Аның бу сүзләре һәркемгә кагыла. Әгәр сезнең күршегездә йә авылыгызда бала тәрбияләүгә салкын караучы йә аларны кыерсытучы гаиләләр бар икән, кичекмәстән 23860 телефоны буенча район хакимиятенә, 25333 телефоны аша халыкны социаль яклау идарәсенә, 22541 телефоны аркылы полиция бүлекчәсенә шалтыратуыгызны сорыйбыз. Чит балалар булмый, диләр, шуңа һәр сабыйга үз балабызга кебек карарга өйрәник.

Гүзәл Удачина киңәшмәдә басым ясаган тагын бер мәсьәлә инклюзив белем һәм тәрбия бирүгә кагылышлы булды. Соңгы вакытта бу турыда җәмгыятьтә дә күп сөйләнә. Гади тел белән әйткәндә, ул сәламәтлекләре чикле балаларның башка балалар белән бергә белем һәм тәрбия алуына бәйле.

–Безнең районда бүген сәламәтлекләре чикле 230 бала исәпләнә. Авырулары нинди дәрәҗәдә булуга бәйле рәвештә аларның кайберләре өйдә белем ала, кемдер башка балалар белән беррәттән гомуми мәктәпкә йөри. Әйтик, шикәр чире, бума авыруы кебек диагноз куелганнар арасында гомуми мәктәптә белем алучылар да бар, – ди балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау буенча комиссиянең баш белгече Светлана Хәйретдинова.

Ә Гүзәл Удачина республиканың бер районына визиты вакытында коляскалы бер баланың сәламәт балалар белән беррәттән гомуми мәктәптә белем алуы, башка укучыларның аны бик тә якын итүе турында сөйләде. Бик уңай мисал, әлбәттә. Әмма бүген районыбыздагы 23 белем бирү учреждениесенең нибары бишесенең генә пандуслар белән җиһазландырылуы гына да бездә моның өчен мөмкинлекләр чикле булуы турында сөйли. Һәм бу – район күләмендә генә чишелә торган проблема да түгел.
Әнә шулай балаларга белем һәм тәрбия бирүгә кагылышлы бик күп мәсьәләләр күтәрелде әлеге киңәшмә вакытында.

–Җәй – балаларга аеруча игътибар сорый торган вакыт. Аларны һәрчак күз уңында тотарга кирәк. Күптән түгел Минзәлә районында булган аянычлы хәл хәтерегездәдер. 5 яшьлек малайның елгага батып үлүе – чын фаҗига. Һәм бу фаҗигадә бик күпләр гаепле. Мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен, һәркем – ата-анамы ул, тәрбиячеме, авыл башлыгымы, коткаручымы – үз вазифасына җаваплы карарга бурычлы, – дип йомгаклады утырышны район башлыгы Валерий Макаров.

Гүзәл Удачина район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итү дә уздырды. Халык биргән сораулар, нигездә, күчемсез милек, алимент түләү, миграция белән бәйле булды. Гүзәл Любист кызы, аларның һәркайсын игътибар белән тыңлап, мәсьәләләрне чишү юлларын тәкъдим итте.

Эльмира Зарипова да эшлекле визитын “Наз“ приюты тормышы белән танышудан башлады. Ул биредә балалар өчен җылы һәм уңайлы мохит тудырылуын билгеләп үтте һәм үз эшләренә иҗади караулары белән башкаларга үрнәк булып торучы приют директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, педагоглар эшенә югары бәя бирде. Эльмира Әмировна шулай ук Красный бордагы тернәкләндерү үзәгендә дә булды. Аны карап чыкканнан соң үзәкне ремонтлау өчен акча бүленәчәген хәбәр итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100