Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гүзәл Удачина Чүпрәле районында балалар хокукларының торышын тикшерде
Татарстанда балалар хокукларын яклаучы вәкил Чүпрәле районы халкын кабул итте.
(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Татарстанның балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина республиканың Чүпрәле районында эш сәфәре белән булып китте. Татарстанның балалар вәкиле Чүпрәлегә балигъ булмаганнар эшләре буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсияр Гафиятуллина белән бергә килде.
Балаларның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен үтәү өлкәсендәге мәсьәләләр белән танышу Убидагы “Җылы йорт” приютыннан башланды. Бүгенге көндә приютта 26 бала исәпләнә. Биредә кунаклар район прокуроры Илдар Маликов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм район халкын социаль яклау бүлеге, балалар белән эшләүче вәкилләр катнашында яшәү, ашату, тәрбияләү һәм медицина хезмәте күрсәтү шартлары белән таныштылар, балаларны приютка урнаштыру тарихын һәм социаль учреждениедә яшәүче сабыйларның гаиләләре белән алып барылган эш барышын өйрәнделәр.
ТР Балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачинаның районга эш сәфәре программасында ТР баш суд приставы вәкиле Сергей Плющий белән берлектә гражданнарны кабул итү дә каралган иде.
Район халкы бала хокуклары буенча вәкилгә төрле проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр. Әйтик, Чуваш Ишлесе авылыннан Ирина Безунова бүгенге көндә балаларына хезмәт урыны булмау сәбәпле, айлык пособие ала алмавын белдерде. Тормыш иптәше дә шикәр авыруы белән авырый, аның да даими эш урыны юк. Иске Чүпрәледән Оксана Давлетшина торак мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге булмасмы, дип сорады. Кабул итүгә килгән гражданнарының барлык мөрәҗәгатьләре дә игътибарга һәм контрольгә алынды.
Кабул итү тәмамланганнан соң балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Комиссиясе эше турында тулы анализ белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чыгыш ясады. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Елена Милимова белем бирү учреждениеләрендә бушлай туклану мәсьәләләре, аеруча аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны ашату мәсьәләсе хакында бәян итте. Шулай ук, балигъ булмаганнар арасындагы җинаятьчелеккә анализны район буенча эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый тәртипне саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Рамиль Шайхаттаров ясады.
Сөйләшү файдалы килеп чыкты, район комиссиясе әгъзалары республика ведомстволары вәкилләреннән төрле юнәлешләрдәге эшләрне активлаштыру буенча киңәшләр алдылар.
"Балаларның хокукларын яклау мәсьәләләрен өйрәнүләрдән күренгәнчә, Чүпрәледә күп кенә юнәлешләр буенча имин хәл күзәтелә, – диде Гүзәл Удачина. – Шулай да һәрвакыт һәрнәрсәне күз уңында тотарга һәм вакытында тиешле йогынты ясау чараларын кабул итәргә кирәк. Интернет заманасында яшибез, мәгълүмат та бик күп, гаиләләр, балалар белән булган мәсьәләләрне чишү һәрвакыт беренче урында булырга тиеш".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз