news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Удачина баланы беренче сыйныфка электрон гариза буенча кертергә тәкъдим итә

Бала хокуклары буенча вәкилгә мәктәпләрнең балаларны беренче сыйныфка кабул итәргә теләмәве турында шикаятьләр килгән.

Гүзәл Удачина баланы беренче сыйныфка электрон гариза буенча кертергә тәкъдим итә
архив/Султан Исхаков

Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина мәктәпкә беренче сыйныфка баланы электрон гариза белән кабул итү тәкъдимен кертте. Бу хакта ул бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында әйтте.

"Контроль-күзәтчелек эше кысаларында, ата-аналардан мәктәпләрнең балаларны беренче сыйныфка кабул итәргә теләмәвенә кагылышлы шикаятьләр килде. Аларның күпчелеге балалар мәнфәгатен күздә тотып хәл ителде. Мондый фактлар булмасын өчен, беренче сыйныфка кабул итү тәртибен җайлау буенча өстәмә чаралар кирәк дип саныйбыз", - диде Удачина.

Аның фикеренчә, республикада баланы беренче сыйныфка ата-ананың электрон гаризасы нигезендә кабул итү системасын кертү кирәк. Ул, шулай ук, муниципаль берәмлек башлыкларына белем бирү оешмаларын аерым территорияләргә беркетүне уйлап эшләргә, балалар санын һәм мәктәпләрнең куәтләрен исәпкә алырга кирәклеген әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot