Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гүзәл Удачина балаларга «Ал җилкәннәр» повестеннән өзек укыды
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина «Балаларга бергәләп укыйбыз» республика акциясенә кушылды.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина 25 майда башланган «Балаларга бергәләп укыйбыз» республика акциясенә кушылды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ул Александр Гринның «Ал җилкәннәр» әсәреннән өзек укыды.
Акциягә беренчеләрдән булып Татарстан мәгариф һәм фән министрлы Рәфис Борһанов кушылды. Ул Габдулла Тукайның «Шүрәле» әсәрен татар телендә укыды.
Әлеге чарага теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен 1 минутлык видео яздырып, инстаграм һәм ВКонтакте челтәрләрендә 20 августка кадәр #читаемдетямрт хэштэгы белән куярга кирәк.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Республика Татарстан (@tatarstan_official)
Иң яхшы эшләр «ТР Балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил призлары белән бүләкләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз