news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина: Ата-аналар «кул сузымында» кагыйдәсен үтәргә тиеш

2019 ел башыннан Татарстанда 7 яшькә кадәрге 20дән артык бала тәрәзәдән егылып төшкән, икесе һәлак булган.

Гүзәл Удачина: Ата-аналар «кул сузымында» кагыйдәсен үтәргә тиеш

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Александр Давыдова). Ата-аналар үз балалары белән бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен «кул сузымында» кагыйдәләрен үтәргә тиеш. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина шундый фикер белдерде.

«Бала өлкән кешенең игътибар зонасында булырга тиеш. «Кул сузымында» дигән кагыйдә бар. Ягъни кечкенә бала өлкән кешедән кул сузымы ераклыкта булырга тиеш, бу балага куркыныч янаганда кул бирү өчен кирәк», - диде спикер.

Фатирда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, Гүзәл Удачина ата-аналарга тәрәзә тоткычларын алырга, җиһазларны тәрәзәләрдән ераграк күчерергә киңәш итте. Моннан тыш, Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил москит челтәрләренең ныклыгына ышанмаска киңәш итә — бала аны җиңел генә этеп төшерә һәм тәрәзәдән егыла ала.

«Төп сәбәп - ата-аналар тарафыннан куркынычлылык дәрәҗәсен бәяләп бетермәү. Әлеге әйберләргә игътибар итү күңелсез статистика, балаларыбызның һәлак булуын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә, без сәламәт, актив, үткен балаларыбызны югалтабыз», - дип шәрехләде Гүзәл Удачина.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 ел башыннан Татарстанда 7 яшькә кадәр 20 дән артык бала тәрәзәдән егылып төшкән. 2 бала үлгән, калганнары имгәнгән. Соңгы очрак 3 июль көнне Чаллыда булган. Алты яшьлек малай 16нчы каттан автомобильгә егылып төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100