news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина аксубайлыларны кабул итте

Балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә 300 мең сум күләмендә грант акчалары юнәлдерелгән.

(Аксубай, 24 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Татарстан Республикасының Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча җаваплы сәркатип Илсөяр Гарифуллина Аксубайга эшлекле сәфәр кылдылар, дип яза җирле басма.

Башкала омбудсменнарының игътибар үзәгендә – ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм ителгән, авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә калган балалар.

Сәфәрне “Хыял“ балалар һәм яшүсмерләр социаль приютыннан башладылар. Килүчеләр һәрнәрсәгә игътибар иттеләр. Йокы бүлмәләреннән алып кабул итү бүлегенә кадәр бөтен бүлмәләрне тикшереп чыктылар. Гүзәл Удачинаның приютка соңгы сәфәреннән 2 ел узды, бу вакыт эчендә яшәү шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарылган.

Капиталь ремонт ясалган, идәннәр капламы, канализация системасы алмаштырылган, баскыч маршы һәм административ өлеш ремонтланган, бөтен капкалар алмаштырылган. Җылыту системасы насосын сатып алганнар һәм урнаштырганнар. Балалар киемнәре өчен яңа шкафлар сатып алганнар.

“Бергә булдырабыз“ проектын үткәрү үткән елны приют тормышында зур вакыйга булды. Аны тормышка ашыруга миллион сумнан артык акча тотылган. Бу тернәкләндерүнең яңа юнәлешләрен кертергә мөмкинлек биргән: “Селфи“ һәм агач остасы түгәрәкләре, анимация студиясе, кунак бүлмәсе һәм урам спорт мәйданы җиһазландырылган.

Балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә 300 мең сум күләмендә грант акчалары юнәлдерелгән. Боларның барысы да хөрмәтле кунакларга тәкъдим ителде.
Коллективның һөнәри осталыгы балалар омбудсменын таң калдырды.

– Җитәкчедән алып техник хезмәткәрләргә кадәр монда барысы да ничек дөрес эшләргә кирәк икәнен беләләр һәм эшлиләр дә. Приютның азык-төлек блогында идеаль тәртип диярлек, – дип белдерде Гүзәл Удачина. Килүчеләр граммнарга кадәр көндезге сөт яки даруларына кадәр – дару средстволарын санадылар.

– Приют яхшы якка үзгәргән – монда уңайлы, рәхәт. Аксубай приюты безнең республикада мондый төрдәге учреждениеләр арасында иң яхшыларның берсе булды. Һәм аның коллективына һөнәри осталыклары һәм район җитәкчелегенә әлеге социаль учреждениегә даими ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәм.

Сәфәр документларны тикшерү белән дәвам итте. Ведомствоара исәптә торган гаиләләрне тернәкләндерү шәхси программаларын һәм социаль приютта яшәгән балаларның ИПРларын, опека һәм попечительлек органнарының эшчәнлекләрен анализладылар.

Безнең профилактика субъектлары рәсмиләштергән сигнал карталарын башкала белгечләре тәнкыйтьләделәр. Гүзәл Удачина һәм Илсөяр Гарифуллина киңәшләрен бирделәр. КДН утырышында куркыныч хәлдә булган гаиләләрне тернәкләндерү программасы белән таныштырырга кирәк. Тернәкләндерүнең һәр этабы тәмамлану белән башка этапка күчү КДН утырышында бергәләп сөйләшенергә тиеш.

Әгәр гаилә аралашырга теләми, ә социаль ярдәм чаралары кулланылган икән, ата-аналар хокукларын чикләү яки мәхрүм итү турында документларны әзерләргә кирәк. Бу юнәлештә ведомствоара эшне көчәйтергә. Социаль-куркыныч хәлдә булган күп кенә гаиләләрнең алкоголь бәйлелегеннән интегүләрен исәпкә алганда, табиб-нарколог активлыгын арттырырга.

– Без сез начар эшлисез дип әйтмибез, – дип билгеләп үтте Илсөяр Гарифуллина. – Без бары тик проблемалы мизгелләргә игътибар итәбез. Һәм бездән соң сезнең эшегез тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип ышанабыз.

Аксубайлылар балалар омбудсменына кабул итүгә төрле сораулар белән килделәр. 

Аннары омбудсменнар катнашында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100