Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гүзәл Төхвәтова Тукай биографиясендәге өйрәнелмәгән фактларны әйтте
Габдулла Тукай музее мөдире шагыйрьнең паспорты, Тукаев фамилиясе, жандармериянең Тукайга карашы кебек мәсьәләләр тирәнтен өйрәнелмәвен әйтте.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова шагыйре Габдулла Тукайның биографиясендәге ачык калган мәсьәләләр турында сөйләде.
«Мәсәлән, Тукаев фамилиясе. Фәнни хезмәтләрне карасак, берсендә дә ул турыда төгәл мәгълүмат юк. Шәҗәрәсенә килгәндә, ул шактый төзелгән, ләкин анда да сораулар бар. Тукай солдат булып хезмәт итәргә каралырга чакырылган булган. Ләкин ул документлар табылмаган», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.
Аның әйтүенчә, кайсы шигырьләренә арест салынганы, кайсы китабын чыгаруга тоткарлыклар булганы билгеле булса да, жандармериянең Тукайга карашы темасы тирән өйрәнелмәгән. «Аны җирләгән вакытта агентның язып барган документлары да аерым тема буларак өйрәнүгә мохтаҗ. Тукайның сәяхәтләре темасы кызыклы, бу юнәлештә аерым хезмәтләр бар, әмма әле шактый сораулар ачык кала» — диде ул.
Гүзәл Төхвәтова Габдулла Тукайның паспорты мәсьәләсе дә игътибарга лаек дип саный. «Казан» журналында Тукайның соңгы көннәре турында мәкалә чыккан иде. Анда аның паспорты булуы да телгә алына», — дип аңлатты ул.
«Клячкин хастаханәсенә урнашканда Тукай туберкулез белән авырый. Уйлап карасак, хастаханәгә йогышлы авыруларны алырга ярамаган. Ләкин аны керткәннәр. Ә паспортны, шул чордагы кагыйдәләр буенча, полиция участогына бирергә тиеш булалар. 1918 елларда полиция участогында янгын чыга. Тукайның паспорты да шунда янган булырга мөмкин дигән фараз бар. Мин бу сүзләрнең дөрес булу-булмавына фәнни яктан бәя бирә алмыйм», — ди ул.
Тукай әдәби музее мөдире истәлекләргә бик сак якын килергә кирәклеген әйтте. «Төрле субъектив яклары булырга мөмкин. Әгәр шунда булган вакыйгалар башка җирдә берничек тә кисешми икән, без аны фәнни яктан дөрес дип берничек тә әйтә алмыйбыз. Алар башка материаллар белән дә расланырга тиеш. Шул очракта гына аны дөрес дип бәян итә алабыз», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз