news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Төхвәтова: Габдулла Тукайны өйрәнүчеләр арасында яшьләр юк

«Кешеләрнең бу мәсьәләгә сак, ихтирам белән каравы, сокландыра. Икенче яктан, фәннең үсешен туктатып тора», — диде Тукай музее мөдире.

Гүзәл Төхвәтова: Габдулла Тукайны өйрәнүчеләр арасында яшьләр юк
Владимир Васильев

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова шагыйрь иҗатын, биографиясен фәнни юнәлештә өйрәнүчеләр арасында яшьләрнең булмавын әйтте.

«Шунысы аяныч: Тукайны өйрәнүчеләр арасында яшьләр юк. Аерым бер темалар алына, тәкъдим ителә. Музей белән бәйле дә диплом темаларын сайлаучылар бар. Ләкин, кызганыч, Тукай иҗатын өйрәнү яшьләрдә авырлык тудыра. Куркудыр бу», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Гүзәл Төхвәтова фәнни эшкә, диссертациягә ныклап керешкәндә, беренче чиратта, Тукай иҗаты буенча өйрәнелгән барлык хезмәтләр белән танышып чыгарга кирәк булуын әйтте. «Бер гасыр дәвамында чыккан хезмәтләр күп, кабатланганнары да бар. Ләкин һәрберсендә фикер, яңалык табу кызык. Танышып чыкмыйча, эшне башлау мөмкин түгел», — диде ул.

«Күренекле язучылар, галимнәрдән дә: „Мин үземдә Тукай иҗатына керергә көч тоймыйм“, — дигәнне ишеттем. Тукай иҗатын өйрәнү, анализлау әзерлек сорый. Үзеңдә көч тою кирәк», — дип аңлатты музей мөдире.

Гүзәл Төхвәтова фикеренчә, кешеләрнең бу мәсьәләгә сак, ихтирам белән каравы, бер яктан, сокландыра. Икенче яктан, фәннең үсешен туктатып тора. «Аспирантлар бу эшкә алына башлады дип беләм. Ләкин күпме генә күзәтсәм дә, музейга килеп, актив эшләгән берничә кеше генә бар», — диде ул.

«Тукай иҗатын фәнни өйрәнү үзгәрә бара. Соңгы елларда шагыйрь тормышы һәм иҗаты хронологиясенә материал туплау, аерым китапларын иҗат берәмлеге буларак өйрәнү, музей материаллары буенча яңа мәгълүматны фәнни әйләнешкә кертү алга китте. Тукай әдәби музееның яңа экспозициясе, алты томлык җыентык, хронологиягә материаллар, „Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре“ н нәшер итү — шундыйлардан», — диде мөдир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100