news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Шәрипова: Этнография диктантында быел да югары нәтиҗәләр көтәбез

Татарстан халкы быел этнографик белемен 22 мәйданда тикшерә алачак.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина). Узган елда “Зур этнография диктанты”нда Татарстан тарафыннан яуланган беренче урын республикага зур җаваплылык йөкли. Татарстанлылар 100 мөмкин булган баллдан 83,1 балл туплый алган иде. Быел да әлеге югары нәтиҗәләрне акларга тырышырга кирәк, дип белдерде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары, “Зур этнография диктанты” илкүләм акциясенең төбәк координаторы Гүзәл Шәрипова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

"Бу акция Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырыла һәм быел Россиянең 1500 мәйданында үтәчәк. Узган елда этнография диктантын Татарстанның төрле муниципаль районнарында оештырылган 20 мәйданчыкта яздылар. Быел да шушы мәйданнар саклана, һәм тагын ике яңа мәйдан өстәлә. Өстәмә мәйдан Казанда – Казан федераль университетында булдырылачак. Шулай ук Лениногорскта – Халыклар дуслыгы йортында да әлеге акциядә катнашып булачак", - дип сөйләде Гүзәл Шәрипова.

Аның сүзләренчә, диктант язучыларга 30 сорау тәкъдим ителәчәк. Быелның яңалыгы – шушы сорауларның 10ысы төбәккә мөнәсәбәтле итеп төзелгән булуы. Ягъни, 20 сорау гомумән Россия күләмендәге үзенчәлекләрне колачласа, 10ысы төбәк сегментына караячак. Республикабызда төбәккә кагылышлы сорауларны Казан федераль университеты белгечләре төзегән.

Акциядә катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителми. Шулай ук ниндидер шәхесне билгели торган документларны да сораучы булмаячак. Моннан тыш, этнографик белемне онлайн режимда да тикшереп була. Диктантны язуга 45 минут бирелә. Нәтиҗәләре 12 декабрь көнне бастырылачак. Шул ук вакытта диктант язучылар тарафыннан җибәрелгән типик хаталар да күрсәтеләчәк.

Искәртеп узабыз, 2016 елда “Зур этнография диктант”ын Россия буенча барлыгы 90 меңгә якын кеше язган: 35 меңе - турыдан-туры һәм 50 меңнән артыгы – онлайн режимда. Диктантны язучыларның иң кечесенә - 12 яшь, иң өлкәненә 80 яшь (Мордва Республикасы) булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100