news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Сәгыйтова журналистларны үзе пешергән бәйрәм коймагы белән сыйлады

Коймаклар журналистларга Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе буенча куелган спектакль алдыннан тәкъдим ителде.

Гүзәл Сәгыйтова журналистларны үзе пешергән бәйрәм коймагы белән сыйлады
Рамиль Гали

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова бүген журналистларны бәйрәм коймагы белән сыйлады. Коймаклар журналистларга Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе буенча куелган спектакль алдыннан тәкъдим ителде.

Спектакльне премьера алдыннан журналистлар белән бергә язучылар Камил Кәримов, Йолдыз Миңнуллина, Нәбирә Гыйматдинова, Луиза Янсуар, Зиннур Хөснияр карады. Күбесе үз фикерләрен дә җиткерде.

  • Спектакльнең режиссеры - Ренат Әюпов. Рәссамы – Илшат Вилданов. Композитор – Миләүшә Хәйруллина. Инсценировка авторы – Нәзифә Кәримова.

Гаяз Исхакыйның кечкенә генә хикәясендә сүз мулла малае Әхмәдулланың кәҗүл читекләр турында хыяллануы тасвирлана. Әмма читекләр гаеткә өлгертелми һәм нәни мәхдүм буялган иске читекләр киеп көлкегә кала. Нәзифә Кәримова версиясендә әсәрнең нигезе һәм финалы бераз үзгәртелгән.

“Кәҗүл читек” спектакленең премьерасы 30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәренә планлаштырылган.

Спектакль турында тулырак итеп “Интертат” электрон газетасына язма әзерләнә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot