news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова театрның логотибы өчен нигә кара, ак һәм кызыл төсләр сайлавын аңлатты

Театр үзенең 30 еллык юбилей тантанасында яңа стиль белән бизәләчәк.

Гүзәл Сәгыйтова театрның логотибы өчен нигә кара, ак һәм кызыл төсләр сайлавын аңлатты
Султан Исхаков

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры үзенең логотибы итеп кара, ак һәм кызыл төсләрдән эшләнгән логотипны сайлады. Моны театр директоры яшьләргә якынрак стиль булуын, Россия ТЮЗлары шушы төсләргә өстенлек бирүе белән аңлатты. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында онлайн уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Кариев театрының исеме К хәрефеннән башланганга К хәрефен нигез итеп алдым. Логотиптагы түгәрәк театр залында русларны һәм татарларны, шулай ук яшьләрне һәм өлкәннәрне берләштерүне аңлата”, - диде логотипны уйлап табучы, Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы студенты Ангелина Филимонова.

“Балалар театры бит бу, кара белән эшлисез дип әйтүчеләр булды. Безнең театр – яшь тамашачы театры. Тамашачыбыз – үсмерләр дә, яшьләр дә”, - диде Гүзәл Сәгыйтова. Ул үзенең бүген театрның фирма стиле төсендә киенеп килүенә игътибар юнәлтте: “Каралы аклы костюм һәм кызыл иреннәр”, - диде.

Театр үзенең 30 еллык юбилей тантанасында мөмкин кадәр яңа стильдә булачагын әйтте. Театрның юбилей тантанасы 22 декабрьгә – татар театры туган көнендә билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100