news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Сәгыйтова Театр елында Казанда Музыкаль театр ачылуына өметләнә

Тинчурин театрына “музыкаль” исемен генә өстәсәк, тулы канлы музыкаль театр булмаячак, ди Кариев театры директоры.

Гүзәл Сәгыйтова Театр елында Казанда Музыкаль театр ачылуына өметләнә
Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова Театр елының яңалыгы буларак, республикада Музыкаль театр ачылачагына өметләнә. Бу хактагы фикерләре белән ул «Татар-информ»да Театр елына багышлап оештырылган түгәрәк өстәл утырышында бүлеште.

“Ләкин ул ниндидер бер театр бәрабәренә төзелмәсен иде. Алай булса, ул исем өчен генә булыр кебек. Тинчурин театрына “музыкаль” исемен генә өстәсәк, тулы канлы музыкаль театр булмаячак, коллективта низаглар да килеп чыгарга мөмкин”, - ди Гүзәл Сәгыйтова. 

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов командировкада булу сәбәпле очрашуда катнашмады, театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова бу темага ачыклык кертә алмады. Ул театрның репертуарында музыкаль спектакльләр булуын, “Башмагым” музыкаль комедиясе куела башлавы турында хәбәр итте.

  • Тинчурин театры эчендә музыкаль труппа булдыру турында моннан дүрт ел элек үк хөкүмәт карары булуы һәм театрга шушы максатларда 17 штат берәмлеге бирелүе хакында “Татар-информ” язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot