news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Сәгыйтова «Тамга» иҗат лабораториясенә ни өчен татар әсәрләре алынмавын аңлатты

«Тамга» режиссерлык лабораториясенең нәтиҗәсе буларак, бер атна эчендә дүрт театр эскизы әзерләнәчәк.

Гүзәл Сәгыйтова «Тамга» иҗат лабораториясенә ни өчен татар әсәрләре алынмавын аңлатты
Султан Исхаков

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры җитәкчелеге ни өчен «Тамга» режиссерлык лабораториясендә татар драматургиясе әсәрләре алынмавын аңлатты. Бүген «Татар-информ»да театрның яңа проекты булган «Тамга» режиссерлык лабораториясе оештырылу уңаеннан матбугат конференциясе узды.

Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова яшь драматургларның әсәрләре җитмәү проблемасын күрсәтте. Оештыручылар Сөмбел Гаффарова һәм Илгиз Зәйниев әсәрләрен барлаганнар. Әмма ике генә драматург аз булуын аңлап, режиссерларның үзләренә әсәр сайлау мөмкинлеге куелган.

«Без бүгенге бала һәм бүгенге үсмер турында сөйләшәбез. Театр замана баласы турында шулай сөйләшергә тиеш. Ләкин безнең драматурглар үз яшьтәшләре булган илленче, алтмышынчы еллардагы яшьләр турында яза», - дип лаборатория кураторы булган Нияз Игъламов фикерен кабатлады Гүзәл Сәгыйтова.

«Тамга» режиссерлык лабораториясенең нәтиҗәсе буларак, бер атна эчендә дүрт театр эскизы әзерләнәчәк. Аларны Мәскәүдән Александра Ловянникова, Екатерина Корабельник, Уфадан Илшат Мөхетдинов һәм Норильскидан Тимур Фәйрузов әзерләячәк.

Режиссерлар Александра Салникованың “Этнең якын дусты”, Мари-Од Мюрайның “Акыллыбаш”, “Минем әти – Петер Пен”, Антон Бескораванныйның “Юри сөйләшмәү” әсәрләрен сайлаганнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot