news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрының яңа сезонына бер сәгать алдан килергә чакырды

Театр директоры сүзләренчә, тамашачыларны кызыклы программа көтә.

Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрының яңа сезонына бер сәгать алдан килергә чакырды
Султан Исхаков

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова яңа сезон ачылышына тамашачыларга бер сәгать алдан килергә чакырды. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Камал исемендәге татар дәүләт академия театры яңа сезонны “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачса, бәлки, безнең театрда “Кәҗүл читек” спектакле белән ачыла торган булыр. Әмма “Кәҗүл читек”кә кадәр идеяләребез төрле. Яңа сезонны, үткән елдагы кебек, бер сәгать алдан башларбыз дип уйлыйм. Тамашачыларны кызыклы программа көтә”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot