Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрына декорацияләр саклау урыны табылмавын әйтте
Кариев театрының декорацияләре яңа ачылган Яшьләр театрына туксанынчы елларда ук бирелгән Островский урамындагы складларда саклана иде.
(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры өчен декорацияләр кую урыны әлегәчә табылмаган. Бу хакта Халыкара театр көне уңаеннан “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова әйтте.
- Кариев театрының декорацияләре яңа ачылган Яшьләр театрына туксанынчы елларда ук бирелгән Островский урамындагы складларда саклана иде. Хәзер Островский урамындагы әлеге хуҗалык биналары Казан яшь тамашачы театрына тапшырылды. Бу театр мәйданнарында зур реконструкция эшләре көтелә. Шунлыктан ТЮЗ җитәкчелеге Кариев театрыннан складларны бушатуын сорый. Ә Кариев театрының складтагы декорацияләрне куяр урыны юк.
“Театр элеккеге кинотеатр бинасында урнашкан. Декорацияләр саклау, цехлар урнаштыру өчен урыннар бөтенләй каралмаган. Парковкабыз да юк. Ут һәм тавыш җиһазларын көйләү проблемалары бар. Безгә боларның барысы өчен дә бик күп акча кирәк”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.
Камал театры директоры Илфир Якупов декорацияләр өчен урын проблемасы күп театрларга таныш булуын әйтте. Камал театрының хуҗалык эшләре өчен Тукай урамында базасы бар. Качалов театры директоры Александр Славутский шәһәр үзәгендә мәйдан проблемаларының табигый булуын искәртеп узды.
- Кариев театры 2018 елның язында Петербург урамында урнашкан элеккеге кинотеатр бинасына күченде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз