news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова дизайнер Илдар Әюпов белән бергә “Калеб” логотибын яңартачак

Кариев театры өчен эшләнгән логотипларның берсе "Калеб" стилен булдыруда да кулланылачак.

Гүзәл Сәгыйтова дизайнер Илдар Әюпов белән бергә “Калеб” логотибын яңартачак
Султан Исхаков

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театрының стилен булдыру конкурсында катнашып, финалга чыккан эшләрнең берсен – танылган татар дизайнеры Илдар Әюповның эскизларын “Калеб” иҗади яшьләр берләшмәсе үз логотибын эшләүдә файдаланачак. Бу хакта Кариев театрының директоры, “Калеб” берләшмәсен оештыручы Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

“Бу логотип безгә бик ошады. ”Биш ел узгач, “Калеб” логотибын да яңартасы бар иде”, - диде ул.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Кариев театрының стилен булдыру конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Финалга чыккан өч эшнең икесен Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы студентлары Ангелина Филимонова белән Айгөл Гыйльметдинова әзерләгән. Берсенең авторы – танылган татар дизайнеры Илдар Әюпов.

“Социаль челтәрләрдә күпчелек тавышны җыймаса да, татар яшьләре Илдар Әюпов эскизын хуплады. Үз театрыбыз коллективы да Илдар Әюповка күп тавыш бирде, аеруча яшь артистлар аның эскизын яратты”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Илдар Әюповның логотибы рун язулары стилендә эшләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100