news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова «Безнең җыр» гала-концертына «яңа колаклар» белән килергә чакырды

Иҗат лабораториясенең гала-концерты 14 апрельдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.

Гүзәл Сәгыйтова «Безнең җыр» гала-концертына «яңа колаклар» белән килергә чакырды
Владимир Васильев

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә туган җырлар элеккеге буын яраткан җырларны кабатламый. Оештыручылар тамашачыга яңа заманның затлы җырларын вәгъдә итә. Бүген «Татар-информ»да иҗат лабораториясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

«Яңа җырларга яңа колаклар кирәк дигән гыйбарә бар. Безнең концертка элеккеге җырларны көтеп килмәгез. Бу — яңа заман җырлары», — диде Гүзәл Сәгыйтова «Безнең җыр» гала-концертын анонслап.

Оештыручылар әйтүенчә, «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә туган җырларның язмышы гала-концерт белән генә чикләнми. Алар җырларның барысын да халыкка язмада күрсәтергә тели.

«Жюри никадәр генә объектив булмасын, кеше барыбер субъектив. Бу җырларның һәммәсен дә тамашачыга җиткерәсе иде», — ди «Калеб» яңа буын җыены Гүзәл Сәгыйтова. Ул бу концертның музыканы аңлаган кешеләргә якын булачагын ассызыклады. «Шулай да халык күңеленә керер дип ышанабыз»», — диде ул.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе — «Калеб» яңа буын җыены проекты. Проект кысаларында утызлап җыр иҗат ителде. Жюри аларның унтугызын сайлап алды. Гала-концертта яңгыраячак егерменче җырны «Татар-информ» тамашачылары сайлады.

Иҗат лабораториясенең гала-концерты 14 апрельдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Башлана — 18.30.



Галерея: Пресс конференция о конкурсе творческой лаборатории "Безнен жыр"


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100