news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Нигъмәтуллина: “TURKVIZION” II Халыкара телевизон җыр фестиваленең тупламасына безнең салыр әйберебез бар”

Бүген фестивальне тәкъдим итү чарасы була

 (Казан,17 июль, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген Казанда «TURKVIZION» II Халыкара телевизон җыр фестивален тәкъдим итү чарасы була. Шул уңайдан ТР Мәдният министрлыгында яңа гына матбугат конференциясе уздырылды. Анда ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, «Мәйдан» музыкаль телеканалы директоры Дамир Дәүләтшин, «ТМВ ТV» телеканалының башкарма директоры Сәмир Корбанов һәм «TURKVIZION» I Халыкара телевизион җыр фестивале лауреаты Алинә Шәрибҗанова катнашты.

Фестиваль тәүге тапкыр 2013нче елда Төркиянең Искешәһәрдә узган иде. Анда 24 илдән катнашучы үзенең иҗади сәләтен күрсәтте. Мәдәни фестиваль эстафкетасы быел Казан каласында.

2014нче ел — Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы булып игълан ителде. Бу Татарстанга бик күп нәрсә, шул исәптән күп күләмдә мәдәни чаралар үткәрү мөмкинлеге дә бирде. Шул турыда ТР мәдәният министры урынбасары да искәртеп узды. «TURKVIZION» II Халыкара телевизон җыр фестивале дә Мәдәният елы һәм “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014” проекты кысаларында уза. “Төрки дәүләтләрдән чыгыш ясаучы, төрки телләрдә җырлаучылар әлеге фестиваль ярдәмендә үз тыңлаучыларын арттыра алачак. Бу Татарстан музыкантлары өчен дә бик мөһим, чөнки фестиваль ярдәмендә татар җыры Евразиянең төрле төбәкләрендә яңгырый ала”, - диде Гүзәл Нигъмәтуллина һәм яшь фестивальнең тупламасына безнең дә салыр әйбер булуын әйтеп китте.

Катнашучыларны сайлап алу турлары һәр төрки төбәктә узачак. Аны узган артистның эше Казанга җибәрелә һәм Татарстан башкаласында Төрки телдә җырлаучы иң яхшы җырчы сайлап алына. Фестивальдә теләге булган һәр җырчы да катнаша ала, дип белдерде оештыручылар. Иң мөһиме — җырчының тавышы әйбәт булсын.

 

“Татар җыры өчен бу бик зур алга китеш, чөнки безне бер үк вакытта дөньяда 300 миллион кеше тыңлый алды”, - дип чараның ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәкле булуын искәртеп узды “Мәйдан” музыкаль телеканалы директоры Дамир Дәүләтшин.

Сәмир Корбанов исә Казанны Төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуы белән тәбрикләп үтте һәм үзләренең “ТМВ ТV” телеканалының аудиториясе, эшчәнлеге белән таныштырды.

«TURKVIZION» I Халыкара телевизион җыр фестивале лауреаты Алинә Шәрибҗанова да фестиваль хакында үзенең фикерләрен җиткерде. “Былтыр Төркиядә Искешәһәрдә узган фестиваль безне Совет чорына алып кайткандай итте һәм барыбызны да бик нык берләштерде”, - диде һәм төрки халыкларны мәдәният аша дөньяда тынычлык урнаштырырга өндәде.

«TURKVIZION» II Халыкара телевизон җыр фестивале үзенең җимешләрен бирер дип ышанасы килә һәм без бер-беребез турында күбрәк белербез”, - диде Нурия Беломоина һәм ММЧ хезмәткәрләрен мәдәни бәйләнешләр белән генә чикләнмичә, төрки дәүләтләр турында күбрәк мәгълүмат бирергә, үзара элемтәләр урнаштырырга кирәклеген әйтеп узды.

Конкурс нигезләмәсе буенча, Казан үзендә 20 илдән катнашучыларны кабул итә ала. Әмма бүгенге көнгә инде 27 илдән фестивальдә катнашырга теләк белдергәннәр. Фестивальнең ярымфиналы 19нчы ноябрь көнне Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда узар дип ниятләнелә. Әмма «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина белдергәнчә, ярымфиналның датасы үзгәрергә дә мөмкин: бу боз сараенда узачак хоккей уеннарына бәйле.

Жюри әгъзаларына килгәндә, катнашучы һәр илдән бер вәкил булачак.

Фестивальдә җиңүченең җырлары исә ел дәвамында «ТМВ ТV» телеканалында әйләнәчәк, телеканал аңа бушлай диск чыгарырга һәм реклама ясарга ярдәм итәргә тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot