news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Гүзәл Измайлова үзенең иҗат кичәсендә яраткан җырларын башкара
Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар кызы, күренекле җырчы Гүзәл Измайлова яңа концерт программасын әзерләп бетерде
Скопировать ссылку
(Уфа, 28 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар кызы, күренекле җырчы Гүзәл Измайлова яңа концерт программасын әзерләп бетерде. Ямьле язлар килү, халыкара хатын-кызлар бәйрәме җитү уңаеннан, Гүзәл ханым үзенең өр-яңа тамашасын тәкъдим итәргә булды тамашачыларга.
Үзе эшләгән Башкортстан дәүләт филармониясендә иҗат кичәсен үткәрә яраткан җырчыбыз. Анда ул үзенең рус телендәге халык җырларын да, татар җырларын да башкарачак.
Гүзәл Измайлова үзен белә-белгәннән җырлый. Мәктәптә укыганда да аның чыгышларыннан башка бер генә мәдәни чара да үтми. Талантлы кыз иң тәүдә Казан дәүләт сәнгать училищесында белем ала. Вокал бүлегендә аны яратып, тумыштан бирелгән табигый көчле һәм аһәңле тавышы өчен “сандугачыбыз” дип кенә йөртәләр.
“Казанда минем укытучым киң билгеле педагог Клавдия Захаровна Щербинина иде. Һөнәри осталыкка ирешүдә, вокал мөмкинлекләремне үстерүдә аның өлеше бәяләп бетергесез булды”, - ди Гүзәл Измайлова.
Казаннан соң Гүзәл ханым Мәскәүдә Россиянең Гнессиннар исемендәге музыка академиясен тәмамлый. Шуннан бирле моңлы тавышлы талант иясе Башкортстан дәүләт филармониясенең “Забава” уен кораллары ансамбле солисты булып эшли. Бер үк вакытта Уфа дәүләт сәнгать академиясендә вокал буенча дәресләр дә алып бара ул. Үзе дә җырсыз яши алмый Гүзәл ханым. Татар халык җырларын да, заманча җырларны да, рус халык җырларын да бердәй оста, күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтерлек итеп башкара ул.
Яңа программасын әзерләп бетү уңаеннан, Г. Измайлова журналистлар өчен матубгат очрашуы да оештырды. Алдагы уй-ниятләре белән уртаклашып, Гүзәл ханым бары тик татар һәм башкорт халык җырларыннан гына торган бер аерым программа да әзерләвен әйтте.
“Хыялым – үзебезнең халык җырларын тамашачыга җиткерү, - диде ул. – Мин инде алардан торган бер программа да эшләп бетеп киләм. Репертуарыма “Галиябану”, “Сагыну”, “Зөлхиҗә” кебек искиткеч матур җырларыбыз керде. Минем фикеремчә, тамашачы әлеге җырларны бевакытта да тыңлап туя алмас. Халык җырларын башкарган кеше көчлерәк, рухы баерак була, чөнки аларда уңай һәм яхшы энергетика бар”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot