news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Ананьева: Казанның мәктәп ашханәләрендә туган көннәр үткәрергә мөмкин

Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты бәйрәм чаралары өчен махсус меню тәкъдим итә.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанның мәктәп ашханәләрендә туган көннәр, чыгарылыш кичәләре һәм башка чаралар үткәрергә мөмкин. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Гүзәл Ананьева хәбәр итте.
 
«Без өлкән сыйныф укучылары, аларның ата-аналары белән аралашабыз һәм: «Без сезгә нинди файда китерә алабыз?» – дип сорыйбыз. Балалар ашханәләрдә вакытын актив рәвештә уздырсын, малайлар һәм кызларның туган көннәрен үткәрү теләге булсын иде. Чөнки балаларның дуслары, нигездә, аларның сыйныфташлары. Без алар өчен аерым меню әзерлибез», – диде Ананьева.
 
Ул искәрткәнчә, Казанда халкы миллионнан артып киткән шәһәрләр арасында мәктәп ашханәләрендә туклану бәясе иң түбәне: түбән сыйныф укучылары өчен ике тапкыр ашау – 80, өлкән класс укучылары өчен бер тапкыр туклану 58 сумга төшә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100