news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Уразова һәм И.Хәкимов тамашачыларга “Вакыт машинасы” концерт программасын тәкъдим итә

28–31 гыйнварда “Уникс” концерт залында яшь башкаручылар катнашында зур җыр бәйрәме көтелә

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Гүзәл-Илдар” җыр театрының Казандагы чыгышларына багышланган матбугат конференциясе узды.
28–31 гыйнварда “Уникс” концерт залында яшь башкаручылар Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова, Илһам Шакиров исемендәге Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсында бердәнбер Гран-при иясе Илдар Хәкимов катнашында зур җыр бәйрәме көтелә
Яңа концерт программасы “Вакыт машинасы” дип атала. 23–24 гыйнварда Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Россия башкаласы тамашачыларына җырларын тәкъдим итә. Гүзәл һәм Илдар зур концерт турын Казанда төгәлләячәк.
Башкаручыларның сүзләренчә, тамашачыларны яңа җырлар, төрле конкурслар, балалар өчен уеннар, бүләкләр көтә. “Без һәрвакыт концерт программасына яңалык кертергә, тамашачыларны куандырырга тырышабыз. Безнең хезмәтебез игътибарсыз калмый, тамашачылар концертларга килә”, - дип билгеләп үтте Илдар Хәкимов.
Гүзәл Уразова сүзләренчә, күп еллар дәвамында алар зур шәһәрләрдә яңа программаларын тәкъдим итәләр. 2009 ел дәвамында “Гүзәл-Илдар” җыр театры бөтен Россия буенча 150дән артык концерт бирде, шул исәптән Мәскәү, Түбән Новгород, Ижау, Пермь, Төмән, Чиләбе, Екатеринбург, Омск, Уфа, Самара, Ульян, Оренбургкебек эре шәһәрләрдә.
“Гүзәл-Илдар” җыр театрын оештыру мөһим адым булды. “Театрның эшләве кирәк кенә түгел, ә концертлар оештырырга ярдәм итә торган җайга салынган эш механизмы, шулай ук хезмәткәрләр алдында җаваплылык та”, - диде Илдар Хәкимов.
Матбугат конференциясендә дизайнер-модельер Элара Шәйхи, бэк-вокалист Гөлназ Уразова, "Матбугат.ру" порталы җитәкчесе Данил Сәфәров та катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot