news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Удачина төбәкләрнең бала хокуклары буенча вакәләтле вәкилләренең XIV корылтаенда катнаша

Корылтайда, өлешчә, хөкем ителгән яшүсмерләрнең үз гаиләләре белән элемтәдә тору хокукы, балалар арасында суицидны булдырмый калу турында сүз барачак.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина РФ төбәкләренең бала хокуклары буенча вакәләтле вәкилләренең XIV корылтаенда катнаша. Корылтай 19 апрельдә Белгород шәһәрендә Дәүләт илкүләм тикшеренүләр институтында узачак. Бу хакта ТР Бала хокуклары буенча вакәләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Корылтай делегатлары Россиядә гаилә сәясәте торышы, балаларның һәм яшүсмер балалар тәрбияли торган гаиләләрнең хокукларын яклау өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлек мәсәләләрен тикшерәчәкләр.

Пленар утырыштан соң стратегик сессияләр, “түгәрәк өстәл” утырышлары уздырылачак.

Фикер алышуларда гаиләләрдә бала тәрбияләү өчен шартларны яхшырту, дәүләт һәм җәмгыять яклавына мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү чараларын ачыклау, тәрбиягә бала алган гаиләләргә белгечләр тарафыннан һөнәри ярдәм күрсәтү, балаларның тормыш иминлеге, балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны һәм аларның үз-үзләрен сафтан чыгара торган тәртип бозуларын булдырмый калу турында сүз барачак.

20 апрельдә балаларны имин гаилә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр үрнәгендә тәрбияләү, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаиләдә тәрбияләнүгә хокукын тәэмин итү, хөкем ителгән яшүсмерләрнең гаилә белән элемтәдә тору хокукын яклау мәсьәләләре тикшереләчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100