Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Г.Тукайның туган көненә багышланган чаралар
Г.Тукайның туган көненә багышланган чаралар
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Дания Моисеева). 26 апрельдә Казан шәһәрендә һәм Татарстан районнарында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Бүген Балтач районының Сосна Пүчинкәсе авылында шагыйрьнең әнисе Мәмдүнә абыстайның каберен зыярәт кылу булды. Анда Казаннан Язучылар берлеге әгъзалары да катнашты.
Иртәгә исә Казандагы Татар зиратына шагыйрьнең каберен зыярәт кылу булачак. Бертөркем әдипләр, сәнгать вәкилләре һәм киң җәмәгатьчелек Г.Тукайның каберенә чәчәкләр салачак. Шуннан соң Һади Такташ белән Галиәсгар Камал каберләренә дә чәчәкләр куячак. Бу көнне, гадәттәгечә, Муса Җәлил, Максим Горький һәм Гавриил Державин һәйкәлләренә дә чәчәк бәйләмнәре куела.
Шагыйрьне искә алырга башкаланың Тукай мәйданындагы һәйкәле янына иртәгә Казанның һәм республиканың хакимият вәкилләре дә килергә тиеш. Ә Г.Камал театры каршындагы мәйданда казанлыларны һәм башкала кунакларын Шигырь бәйрәме һәм аннан соң Туган тел бәйрәме көтә.
27 апрельдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин җитәкчелегендә бертөркем әдипләр Арча районына Тукай-Кырлай авылына да барачак. Анда алар Тукай көненә багышланган чараларда һәм күпсанлы очрашуларда катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз