news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда сәнгатьле чүкү остасы А.Ивановның “Бакырга әверелгән әкиятләр” дигән шәхси күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә нәкышченең “Салам-торхан”, “Зөхрә”, “Гөлчәчәк”, “Бүдәнә белән төлке”, “Карт, аю һәм төлке”, “Сак-сок” һ.б. татар халык әкиятләре сюжетларына нигезләнеп ясалган хезмәтләре куелган

(Казан, 22 август, “Татар-информ”). 26 август көнне Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда, Республика һәм шәһәр көне уңаеннан, Түбән Камада яшәп иҗат итүче сәнгатьле чүкү остасы Александр Ивановның “Бакырга әверелгән әкиятләр” дигән шәхси күргәзмәсе ачыла.

Музейның экспозицияләр эшчәнлеге тарихында сәнгать сөючеләр хөкеменә беренче тапкыр чүкеп бизәлгән әсәрләрдән генә торган күргәзмә тәкъдим ителә. Чүкеп нәкыш ясау остасы серияләп, бер темага караган берничә әсәрне берьюлы иҗат итеп, эшләүне кулай күрә. Яраткан сюжетлары – туган халкының тарихы һәм татар халык әкиятләре.

“Бакырга әверелгән әкиятләр” күргәзмәсендә нәкышченең “Салам-торхан”, “Зөхрә”, “Гөлчәчәк”, “Бүдәнә белән төлке”, “Карт, аю һәм төлке”, “Сак-сок” һ.б. татар халык әкиятләре сюжетларына нигезләнеп ясалган хезмәтләре куелган. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 125 яшь тулу уңаеннан сәнгатьле чүкү остасы яңа эшләр иҗат итә - “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”. Алар тамашачылар хөкеменә беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Күргәзмә ачылу тантанасына танылган рәссамнар, язучылар, сәнгать белгечләре һәм А.Иванов иҗатын ихтирам итүчеләр чакырулы.

Чүкеп бизәк төшерүнең мең елдан артык тарихы бар. Борынгы чорлардан ук осталар җиңел бөгелә торган, югары үзлелеккә ия калайдан сугыш киемнәре, савыт-саба һәм төрле декоратив эшләнмәләр ясаганнар. Аларның төрле чорга караган үрнәкләрен ТР Милли музее күргәзмәләрендә дә күрергә мөмкин. Калайны чүкеп бизәү сәнгате металлга төшерелгән декоратив рельефны хасил итә. Ул декоратив-гамәли сәнгатьнең аеруча кызыклы, шул ук вакытта бик катлаулы һәм күп тырышлык сорый торган төре.

Декоратив-гамәли сәнгатьнең бер төре буларак, чүкеп нәкыш ясау - бүгенге көндә сирәк күренеш. Аңа соңгы елларда тиешенчә игътибар бирелмәде. Тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән күргәзмә әлеге бушлыкны тутырыр һәм шул ук вакытта нәкышченең иҗаты белән таныштырыр. Аның сәнгать әсәрләре киң катлау тамашачы өчен дә, белгечләр өчен дә кызыклы.

А.Ивановның иҗаты киң кырлы: ул Россия тарихы, Татарстанның Болгар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы, аучылар тормышыннан алынган күренешләр, татар халык әкиятләре, фантастика, фәлсәфә һәм дин. Болар барысы да нәкышченең хезмәтләрендә урын алган.

Александр Ивановның сәнгать әсәрләре гармоник прапорцияләр, орнаментларның һәм формаларның нәфислеге белән белән аерылып тора. А.Иванов төшергән нәкышләр - Татарстан халкы тарихы, мәдәнияты, көнкүреше һәм талантының ачык чагылышы. Нәфис техник эш, югары художество дәрәҗәсе, халык традицияләрен тирән белү һәм сурәтләнгән геройларның, образларның якты хыялы...

Нәкышче-рәссам Александр Иванов кабатланмас әсәрләр тудырганда сәнгатьле чүкү техникасын төрле технологик алымнар белән баета, дип хәбәр итә ТР Милли музейның матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot