news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда Муса Бигиевны искә алу кичәсе була

Чара аның тууына 140 ел тулуга багышлана

 (Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). 30 гыйнвар көнне сәгать 2 дә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан “Җәннәттән сөрелгән” дип исемләнгән кичә оештырыла. Ул күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулуга багышлана.

Кичәдә галимнең Милли музей фондларында сакланган китаплары, документлары күрсәтеләчәк. Киң җәмәгатьчелек алдында күренекле дин һәм әдәбият галимнәре, сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Белешмә өчен. Муса Бигиев (1875-1949), каршылыклы чорда яшәсә дә, күпкырлы белем алырга омтылган бай эрудицияле, югары зәвыклы галим. Ун ел дәвамында Гарәбстан, Сүрия, Мисыр, Төркия уку йортларында укый, Петербург университетында юридик белем ала. Дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. Революция елларында дин әһелләрен кысрыклау башлангач, кулъязмаларын, яшерен рәвештә, Германиягә озата. Дини, әдәби, иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрне үз эченә алган әсәр Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә 1923 елда Берлинда “Исламият әлифбасы” исеме белән басылып чыга. Галим тормышының соңгы еллары Мисырның Каһирә шәһәрендә үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot