Г.Тукайның Казандагы әдәби музее әдәби-музыкаль кичәгә чакыра
Ул бөек шагыйрьнең «Исемдә калганнар» автобиографик повесте язылуга 100 ел тулу уңаеннан уздырыла
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә 14.00 сәгатьтә Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда (Тукай ур., 74), бөек шагыйрьнең «Исемдә калганнар» автобиографик повесте язылуга 100 ел тулу уңаеннан, әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәк.
Анда галимнәр, мөгаллимнәр, яшьләр катнаша. Әлеге чара үзенчәлекле булсын өчен, музей К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артистларын да җәлеп иткән.